Чаллыда ручка башы йоткан бала чак кына үлемнән калды
Аның үпкәсенең бер өлеше эшләми башлаган.
Малай хастаханәгә авыр хәлдә эләгә. Аның пневмония һәм гидроторокс башлана – башкача үпкәсе өлешчә эшләми башлый. Тикшерү барышында үпкәсендә ручка башы ачыклана. Табиблар фаразлавынча, ул чит предметны йоткан яисә тын юллары аша эләккән булуы ихтимал.
Табиблар баланы йоклатып, сулыш алу системасын туктатып, бронхоскопия уздыра. Ручка башы эләккән урын шешкән булу сәбәпле, җиңелләрдән булмый. Табилар шешне бетерүче һәм ялкынсыну алучы терапия билгелиләр. Берничә көннән соң тагын бронхоскопия уздыралар һәм ручка башын алалар.
«Бала үзен яхшы хис итә. Өенә кайтырга җыена», – ди хирург Эльвира Балобанова.
Белгечләр бронхларга чит предметлар эләгү кеше гомере өчен куркыныч дип кисәтә. Бу очракта вакытны сузмыйча, тиз арада хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев