Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

10 ШӘҺӘР ТАТАРЧА ДИКТАНТ ЯЗАЧАК!

29 октябрьдә "Татарча диктант" акциясе узачак. Акциянең максаты - татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала. "Татарча диктант" - татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар...

29 октябрьдә "Татарча диктант" акциясе узачак. Акциянең максаты - татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

"Татарча диктант" - татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе. Бүгенге көндә безнең алда татар теленең кулланылыш өлкәсен киңәйтү соравы тора. Соңгы вакытта Татарстан Республикасының төрле өлкәләрендә барган мөһим үзгәрешләр Татарстанның дәүләт һәм башка телләрен саклауга мөмкинлек тудыралар. Татар теле үсеше өчен шартлар тудырыла, татар халкының тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, традиияләренә кызыксыну арта. Шулай да, татар телендә сөйләшү проблемасы бүген дә актуаль.

"Татарча диктант" Казан, Мәскәү, Санкт-Петербур, Иҗау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, шулай ук Казахстан (Павлодар) белән Кыргызстан (Бишкәк) шәһәрләрендә оештырылачак.

Акция 29 октябрь көнне сәгать 11:00 дә бер көнне һәм бер вакытта Татарстанда, Россия, шулай ук Казахстан һәм Кыргызстан шәһәрләрендә башланачак. Катнашучылар татар теленнән орфографик һәм грамматик хаталарын тикшерер өчен татар әдәбиятының классик язучысы Әмирхан Еникинең "Җиз кыңгырау" әсәреннән өзек язачаклар. Татар теленнән диктантларны күренекле тел белгечләре, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерәчәк. Белем бирү акциясенең һәр мәйданында диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм билгеле алып баручылар укыячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев