11 бала анасы Мәүлидә әбекәйне 95 яше белән котладылар
Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Мәүлидә Фәссахетдин кызы Сибгатуллина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбиляр Татарстан АССРның Әгерҗе районы Иске Эсләк авылында туа. Җиде сыйныф тәмамлый, алга таба уку мөмкинлеге булмый. 14 яшендә колхозда эшли башлый. Нигездә терлекчелектә, кырчылыкта эшли, урман әзерләүдә дә хезмәт куярга туры килә. Күрше авылдан фронтовикка кияүгә чыга. 11 бала тәрбияләп үстерә. 2019 елда Чаллыга күченеп килә.
I һәм II дәрәҗә «Ана даны» ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, юбилей медальләре бар.
Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов тәбрикләде. Котлауларга «Уютный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Марина Җәләлиева да кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев