Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

12 яшьлек кызны урлап китмәкче булган

Үзбәкстан кешесен кулга алдылар.

Чаллыда Үзбәкстаннан килгән мигрантны 12 яшьлек кызны урларга теләүдә гаеплиләр. Әлеге факт буенча хәтта җинаять эше кузгатылды. 

Вакыйга май аенда поселокларның берсендә була. Салмыш Үзбәкстан кешесе кызны машинасына утыртып алып китмәкче була. Әмма теләгенә ирешә алмый. Кыз өенә кайтып әти-әнисенә сөйли. Алар үз чиратында хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. Мигрант гаебен танымый. Социаль челтәрләрдә шәһәрдәшләрнең  аңардан сорак алу видеосы пәйда булды. 

Кызның әтисе: «Минем кызым куркак түгел. Әмма бу көнне ул елый-елый өйгә кайтып керде. Син «мин акча кереп алам да, икебез машинага утырып магазинга барып киләбез, әти-әниләрең белмәс» дигәнсең», – ди.  

Мигрант кибет ничәгә кадәр эшләвен генә сорадым, дип аклана. Руль артына исерек килеш утыруын яшерми. «Эштән соң 2 рюмка эчтем», – ди. Килеп чыккан инцидент буенча гафу үтенә. 

Әлеге вакыйганы РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контрольгә алырга кушты. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга тикшерү барышы турында доклад ясарга боерды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев