Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

13нче маршрутта зур автобуслар йөри башлады

Хәрәкәт схемасы үзгәрмәде.

Чаллыда җәмәгать транспорты паркын зур автобуслар белән тулыландыру дәвам итә. Узган ял көннәрендә  «Горкомунхоз» муниципаль унитар предприятиесе 13нче маршрутка зур автобуслар җибәрде. «НефАЗ»лар кешеләрне Зяб бистәсеннән Тынычлык проспекты буенча ХАЕР заводына кадәр бара. 

Аңа кадәр «Сөембикә» проспекты буенча 10нчы маршрутка, «Чулман» проспекты буенча 5нче маршрутка «НефАЗ» автобуслары җибәрелгән иде. Болар  2024 елның март аенда Чаллыга бирелгән 46 автобусның кайберләре. Ел ахырына кадәр тагын 44 автобус кайтарылырга тиеш. 

«Чаллыда яшәүчеләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен барлыгы 200 зур автобус, аларны алу өчен 3 млрд сум акча кирәк. Бу акчаны әкренләп федераль, республика программалары буенча табарга тырышабыз», – диде мэр Наил Мәһдиев шәһәр советы сессиясендә. 
Шәһәр урамнарында зур автобуслар арта бара. Бүгенге көндә барлык уңайлыклары булган НефАЗ автобуслары 2,3, 5, 10, 13, 22, 26нчы маршрутлар буенча пассажирлар йөртә. 

Фото шәһәр хакимиятенең телеграмм каналыннан алынды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев