14 яшьлек пассажир һәлак булды
Татарстанда тагын коточкыч авария.
Лаеш районында юл-транспорт һәлакәте булды.
«Лада Гранта» автомобиленең 16 яшьлек йөртүчесе «Державионо» бакчачылык ширкәтендә башта коймага, аннары электр баганасына бәрелде.
Нәтиҗәдә аның 14 яшьлек пассажиры, ашыгыч ярдәм хезмәте килгәнче, һәлак булды. Ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән.
Әлеге фаҗига сәбәпләрен Лаеш районы прокуратурасы контрольгә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев