142 яшьлек кеше вафат
Бу хакта Seda News яза.
Согуд Гарәбстанында илнең иң өлкән кешесе үлгән - аңа 142 яшь булган.
Туганнары сүзләренчә, Насер әл-Вадаи 1884 елда Дахран-әл-Джануб районында әле Гарәбстан ярымутравының заманча дәүләткә берләшүенә кадәр туган. Ир-ат берничә җиткәче вакытында яшәгән - корольлеккә нигез салучы Абдель Азиздан алып хәзерге король Салманга кадәр.
Җирле халык сүзләренчә, Насер әл-Вадаи тыйнак яшәү рәвеше алып барган һәм ныклы сәламәтлек белән аерылып торган. Аның балалары һәм оныклары саны 134 кә җитә. Ул соңгы тапкыр 110 яшендә өйләнгән - шул никахыннан аның кызы да туган. Насер әл-Вадаи белән хушлашырга 7 меңгә якын кеше килгән.
absatz.media фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев