15 яшьлек үсмергә аю ташланган
Яңалыклар тасмасы

15 яшьлек үсмергә аю ташланган

Фаҗига Алтайда килеп чыккан.

Фаҗига Алтай краеның Солтон авылыннан 20 километр ераклыкта булган. Аю ташланганнан соң башы нык җәрәхәтләнүенә карамастан, 15 яшьлек яшүсмер исән кала алган. Авыр хәлдә аны Бийск хастаханәсенә илткәннәр. Белгечләр әйтүенчә, Россиядә кешеләргә ташланучы  аюларны юк итүчеләр калмаган, чөнки аучыларга бу кәсеп файдага караганда күбрәк зыян китерә.

Шулай ук закон буенча торак пунктлар янында аюларны ату тыелган — бары тик ерткыч инде һөҗүм иткән очракта гына рөхсәт ителә.  Аучылар фикеренчә, кышын хәл тагы да кискенләшәчәк, чөнки ач аюлар кешеләр янына даими рәвештә чыгачак.
 


аю ташланган

Нет комментариев