Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

15ендә бәби көтәбез

Суррогат әни тагын бер гаиләне бәхетле итәчәк.

Газетабызның дусты, суррогат әни, Розалия Мәмәтова шушы көннәрдә бәби алып кайтачак. Мәскәү клиникасында аның срогын 15 ноябрьгә билгеләгәннәр. Без Розалия белән һәрдаим элемтәдә торабыз. Бүген дә аның хәлен белештек. 

- Балага миндә бик уңайлы бугай, әле туарга ашыкмый. Үземне яхшы хис итәм, бераз йөрүе авырайды. Врачлар 15 ноябрьгә билгеләде. Көтәбез,- дип уртаклашты Розалия. 

Исегезгә төшерәбез, моңарчы без аның турында газетабызда язып чыккан идек. Ул анда бер гаиләгә малай табып биргән иде. Тиздән тагын бер парны бәхетле итәргә җыена. Бу юлы ул булачак әти-әнигә кыз табып бирәчәк.

Розалия Мәмәтова үзе ялгыз ике бала тәрбияли.  

Розалия Мәмәтова хакында беренче язманы биредә укый аласыз.

Суррогат әниләргә ислам дине карашы хакында биредә укый аласыз.

Фотолар Розалия Мәмәтовадан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суррогат әни