17 сентябрьдән Чаллыда җылылык бирәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

17 сентябрьдән Чаллыда җылылык бирәчәкләр

17 сентябрьдән Яр Чаллыда 2020-2021 елгы җылыту сезоны башлана, дип хәбәр итә «Татэнерго»матбугат хезмәте.

Иң элек белем бирү һәм медицина учреждениеләрендә - балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, поликлиникаларда һәм хастаханәләрдә җылы биреләчәк, дип билгеләп үтелә. Торак йортларда җылылык белән тәэмин итү этаплап башкарылачак. Оешмада хәбәр ителгәнчә, социаль учреждениеләрдә, эшләтеп җибәрү-көйләү эшләреннән соң, кирәкле температура режимы 3-4 көн дәвамында билгеләнә, ә торак йортларда эшләр күбрәк күләмнән 7-10 көн дәвам итәчәк.

 

Чыганак Вести Камаза


Нет комментариев