Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

18 литр кан тапшырдылар

«Кан биреп, кеше гомерен саклыйбыз» дигән акция үтте.

Чаллының «Үзәк» районында республика кан тапшыру үзәге филиалы белән берлектә шәфкатьлелек чарасы узды. Анда Үзәк район хакимияте хезмәткәрләре, студентлар, эшмәкәрләр – барлыгы 39 кеше катнашты. Барлыгы 18 литрга якын кан җыелды. Район башлыгы Эдуард Фәттахов та әлеге шәфкатьлелек акциясеннән читтә калмады.

«Бу чарада катнашкан кешеләр кебек минем өчен дә кеше гомерләрен саклап калуга өлеш кертә алу мөһим. Даими рәвештә кан тапшыручылар хөрмәткә лаек. Аларның модый чараларда катнашуы авыр хәлдә калган кешеләрдә терелергә, яшәргә өмет уята», – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше гомере донорлар кан тапшыру