18 меңнән артык гаилә ана капиталы сертификаты алды
Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстанда 2025 ел башыннан бирле 18,3 мең гаилә ана капиталына сертификатына яи булган.
Россия Социаль фондының төбәк бүлеге мәгълүматлары буенча, акчаларның күпчелек өлеше торак шартларын яхшырту өчен кулланылган. 5 меңгә якын гаилә ана капиталын кушып кредитсыз торак сатып алган. 24 мең сертификат кредитларны каплауга тотылган.
14 мең гаилә ана капиталы акчаларын балаларга белем бирүгә тоткан. Моннан тыш, 1,2 мең гаилә ана капиталының 10 мең сумга кадәр калган суммасын акчалата алган.
2025 елда беренче бала өчен ана капиталы 690 266,95 сум тәшкил итте. Икенче баласы туучыларга 221 895,14 сум өстәп түләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев