Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Югалган 19 яшьлек кыз табылды: аны башына сугып урлаган булганнар

Дарьяның югалуы турында хәбәрнең киң таралуы гомерен саклап калырга ярдәм иткәндер, ди волонтёрлар.

Узган атнада социаль челтәрләрдә 19 яшьлек кыз югалуы турында мәгълүмат таралды. 8 ноябрь көнне ул Минзәлә районының бер авылыннан шифаханәгә килә. Аннары ул 26нчы комплекстагы кибеткә керә. Әнисенә шалтыратып, көндезге 2гә кайтырга машинага заказ биргәнен әйтә. Шуннан элемтәгә чыкмый башлый.

Волонтёрлар әлеге кыз турындагы хәбәрне интернетта урнаштыра. Мөгаен, хәбәрнең киң таралуы аның гомерен саклап калырга ярдәм иткәндер, ди “Василиса. Поиск” эзләү төркеме администраторы Екатерина Денисенко.

Бер тәүлек дигәндә кыз табыла. Сөйләве буенча, билгесез кешеләр аның башына суга. Ул аңын югалтып егыла һәм чит фатирда аңына килә. Юлга дигән акчаларын, алтын алкаларын, телефонын урлыйлар. Социаль челтәрләрдә актив эзләүләр барыун белгәч, кызның күзен бәйләп, машинага утырталар һәм бер авыл тирәсендә ташлап калдыралар. Бик нык курыккан кызга кешеләр ярдәм итә – ул юл уңаеннан баручы машиналарга утырып өенә кайта. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев