ТР тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.
Әлеге хәл 20 сентябрьдә Кама Аланында була. Балалар бакчасы тәрбиячесе елап утыручы 2 яшьлек кызның битенә берничә тапкыр суга. Баланы ачуланганы да сизелә. Бу күренешне ата-аналар видеога төшереп, социаль челтәрләрдә тарата. ТР тикшерү комитеты тәрбиячегә карата җинаять эше кузгатты. Хәзер тикшерү эшләре бара.
Сабыйга кул күтәргән тәрбияче үз теләге белән эштән киткән.
Нет комментариев