2025 елда Чаллыда кайсы юлларның ремонтлануы билгеле
599
0
Барлык эшләр өчен 4,5 млрд сум акча бирелде.
Быел "Куркынычсыз сыйфатлы юллар" федераль программасы кысаларында Боровецк күперен капиталь ремонтлау дәвам итә. Барлык эшләр 2025 елның 20 ноябрендә тәмамланырга тиеш. Бүгенге көндә 44% эш башкарылган.
Федераль һәм республика бюджетлары акчасына "Яшьлек" проспектының Тынычлык проспектыннан Чулман проспектына, Машина төзүчеләр урамының Орлов боҗрасыннан КАМАЗ проспектына кадәрге өлешләре, Магистральная, Орловская, Маршал Жуков урамнары капиталь ремонтланачак.
Шулай ук юл билгеләре кую, сәнәгать-коммуналь зоналарга керү, квартал эчендәге юллар һәм тортуарларны, социаль әһәмияткә ия булган объектларга керү юлларын ремонтлау планлаштырыла. Пландагы эшләрне башкару өчен Чаллыга 4,5 млрд сум акча бүлеп бирелде.
"Узган елга караганда 2 млрд сумга артык. Бу - Чаллының 400 еллыгына зур бүләк", - диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев юл хәрәкәте иминлегенә багышланган киңәшмәдә.
Ул капиталь ремонтлана торган юлларның проектын Чаллының баш дәүләт инспекторы белән килештереп эшләргә кушты.
"Ремонт ясаганда беренче чиратта юл хәрәкәте иминлеге һәм куркынычсызлыкны күз уңында тотарга кирәк", - дип искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев