2026 елның 26 июнендә Чаллыда 89 гаилә язылыша
Бу хакта ЗАГС идарәсе җитәкчесе хәбәр итте.
Яшьләр арасында никахларын матур даталарда теркәү традициягә әйләнде.
2026 елның 26 июне – шундый көннәрнең берсе. ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова әйтүенчә, бу көнне Чаллыда 89 пар никахын рәсми рәвештә терки.
«Гаризаларның 90 проценты дәүләт хезмәтләре порталы аша керде. Беренче пар иртәнге 9да язылыша. Яшьләрне матур саннар кызыксындыра. Нумерологиядә 6 саны гармония, гаилә, тугрылык һәм уңайлылыкны күрсәтә. 26 июньдә эшебез күп була. Без моңа сөенәбез генә, шатлыклы вакыйгалар күп булсын», – диде Равилә Гыйльметдин кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев