23 июньгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Республика территориясендә аномаль кызу, нормадан 9 градуска югарырак температура саклана. Мондый кызу һава торышы 27 июньгә кадәр сакланачак, дип фаразлый синоптиклар.
23 июньнән башлап, 27сенә кадәр һаваның максималь температурасы көндез +36 градуска кадәр җитәчәк.
23 июньдә Татарстанда алмашынучан һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез бераз яңгыр явачак, урыны белән яшен булырга мөмкин. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +17.+22˚, көндез +31.+36˚ градус.
Чаллыда исә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез һәм төнлә көчле җил белән яшен булуы ихтимал. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә. Минималь һава температурасы төнлә +16..+20˚. Һаваның максималь температурасы көндез +31..+36˚.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев