24 Чаллы хәрбие үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде
Дәүләт бүләкләре аларның ата-аналарына, туганнарына тапшырылды.
Бүген Чаллының тантаналар сараенда мэр Наил Мәһдиев һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыклары өчен дәүләт бүләкләренә ия булган ир-егетләрнең орденнарын тапшырдылар.
Россия Президенты Указы белән үлгәннән соң Батырлык орденына гвардия майоры
Борис Щепоткин, өлкән сержант Альберт Тихонов, сержант Джалол Бабаев, рядовойлар Александр Аверин, Александр Агафонов, Владислав Астахов, Владимир Бурдин, Денис Валиев, Федор Васильев, Илсцп Гайфутдинов, Рафаэль Гатауллин, Антон Ермолаев, Виталий Калмыков, Юрий Касимов, Сергей Павлов, Раил Сайфутдинов, Вячеслав Салюков, Богдан Тамулевичус, Тарас Тымунь, Рамил Хайров, Ренат Хайруллин, Сергей Харитонов, Александр Цвелев, Марат Шакиров ия булды.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операция зонасында һәлак булган якташларыбызга мөрәҗәгать итте.
"Сезнең кайгыны баса алырдай сүзләр дөньяның бер телендә дә юк.
Бу - әниләр, хатыннар, туганнар, геройларның якыннары өчен гомерләре буена төзәлмәслек яра. Әмма сез Чаллыда геройларны һәрвакыт истә тотачакларын белеп торырга тиеш. Сезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз, безнең шәһәр геройлары хәрби антларына, Ватанга тугры калдылар. Аларның батырлыгы хакына бүген шәһәр яши, эшли, балалар туа, икътисад үсештә. Алар үз гомерләрен сезнең һәм безнең тормыш өчен корбан иттеләр. Алар - батырлык һәм кыюлык үрнәге", - диде ул.
Альфия Когогина, бәйсезлек өчен көрәшүче батыр егетләре булганга гына илебезнең үсештә булуын билгеләп үтте.
"Ватанга мәхәббәт тәрбияләп, илебез өчен гомерләрен бирергә әзер булган ир-егетләр үстергән ата-аналарга рәхмәт. Бүген безнең бурыч - һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләрен кайгырту", - диде ул.
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев