30 июльгә Татарстанда һәм Яр Чаллыда һава торышы
30 июльдә алмашынучан болытлы һава. Төнлә кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшен булырга мөмкин.
Көндез бераз яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, ә көндез - +24..+29˚.
Җомга көнне, 30 июльдә, Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә кыска вакытлы яңгыр, аерым районнарда яшен. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 5-10 м/c, урыны белән көчәйгәндә 14 м/c, төнлә яшен вакытында 15-20 м/с. Көндез һава температурасы +25..+29˚., төнлә - +12..+15˚.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев