300 укытучыга – 1 млн сумлык сертификат
Нәрсә өчен бирелә?
Татарстанда «Педагогка торак сертификаты» гранты булдырылды. ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, быел 300 укытучыга 1 млн сумлык шундый сертификат тапшырылачак.
«Аңа гариза бирү датасына кимендә өч ел эш стажы булган 50 яшькә кадәрге педагоглар хокуклы. Конкурс гади түгел, чөнки теләүчеләр күп. Беренче елда без барысын да тәэмин итә алмаячакбыз», – диде ул.
Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе быел торак сертификатын нигездә физика, химия, математика һәм башлангыч сыйныф укытучылары ала алачагын әйтте.
Ул: «Кем мохтаҗ икәнен карарбыз. Өченче фатирга сертификат алу өчен гариза биреп булмаячак», – дип искәртте.
Педагогларга ярдәм итүнең тагын бер яңа чарасы – торак арендасы бәясен компенсацияләү. Бу ярдәмгә 350 укытучы билгеләнә, аларга ай саен 20шәр мең сум акча биреләчәк.
«Монда яшь һәм стажы буенча чикләүләр юк», – диде Һадиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев