4 айлык сабый сикертеп уйнаганда үлгән
Яңалыклар тасмасы

4 айлык сабый сикертеп уйнаганда үлгән

Табиблар килгәндә балага инде ярдәм итәргә соң булган.

Яшел Үзән шәһәрендә 4 айлык сабый өлкәннәр сикертеп уйнаган вакытта үлгән. Фаҗига 6нчы январь көнне булган. Фрунзе урамындагы йортка табиблар килгәндә балага инде ярдәм итәргә соң булган. Экспертиза белдерүенчә, малайның үлем сәбәбе - умырка баганасының муен өлешенә кан савуы. Хокук сакчылары 26 яшьлек әнисен һәм аның 32яшьлек ирен тоткарлаган. Тикшерү комитеты үлемгә китергән саксызлык буенча җинаять эше ачты.


Нет комментариев