41 яшьлек ир-ат кечкенә кызлар белән җенси мөнәсәбәткә кергән
4 зыян күрүче турында билгеле.
Казанда яшәүче 41 яшьлек ир-атны балигълык яшенә җитмәгән кызлар белән җенси мөнәсәбәткә керүдә гаеплиләр. Тикшерү комитеты белгечләре белдерүенчә, ул 2009 елдан 2022 елга кадәр 12 җинаять кыла. Эзенә быел гына чыгалар. Зыян күргән кызларның берсе булган хәл турында әнисенә сөйли.
Хокук сакчылары әйтүенчә, зыян күрүчеләр - дүртәү. Кызларның зурысына 11 яшь булса, кечесенә нибары 3 яшь. Сабыйлар ир-атныж ерак туганнары.Тикшерү барышында ир-атта кылган гамәлләрен чагылдыручы видеоязмалар да табыла.
Гаепләнүче сак астында. ТР Тикшерү комитеты җинаять эшен судка җибәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев