48  яшьлек пассажир үлгән
Яңалыклар тасмасы

48 яшьлек пассажир үлгән

Машина юл кырыена төшеп киткән.

Бүген Чистай районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Данауровка авылында 38 яшьлек машиан йөртүче «Лада» машинасы белән юл кырыена төшеп китә.

ТР Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, ир-ат тиешле тизлекне сайламаган.  Нәтиҗәдә, машина аңа «буйсынмыйча» юл кырына төшкән, 48 яшьлек пассажир урында үлгән. Машина йөртүчене хастаханәгә алып киткәннәр. Алар икесе дә, сак каешын эләктермәгән булганнар. 


юл-транспорт һәлакәте үлем-китем

Нет комментариев