Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автоградбанк кемнәргә акчаларын кайтарган?

Барлыгы 258 млн 200 мең сум акча хуҗаларына бирелгән.

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев Автоградбанкның лицензиясе алынуга бәйле вәзгыятькә карата фикерен белдерде. Ул вакытлыча администратор белән очрашып сөйләшкән.  

Дүшәмбе иртәсенә 128 юридик зат – 83 млн 600 мең, 494 кертмече 258 млн 200 мең сум акчасын кайтарган. 

«Шәһәрдәшләребез авыр хәлдә калды. Аларга акчаларын кайтару буенча гамәлдәге кануннар нигезендә ярдәм итәргә кирәк. Вакытлыча администратор белән кешеләрдән кергән мөрәҗәгатьләр буенча һәр көнне эшлибез. Иминиятләштерелгән суммадан соң калган өлешен кайтару буенча да эшләргә кирәк. Дөрес, анысына вакыт кирәк. Ничек кенә булмасын, кешеләрнең мәнфәгатьләре якланырга тиеш», – дип искәртте шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Автоградбанкның лицензиясен алдылар