4нче комплекстагы йортка ут төртүчеләрне тоттылар
Яңалыклар тасмасы

4нче комплекстагы йортка ут төртүчеләрне тоттылар

Берсе - Тукай районы кешесе.

26 январь көнне полиция хезмәткәрләре 4 комплекста янгын, шартлау турында хәбәр кабул итте. Килүләренә подъездга керү өлеше, стеналар ватылган иде. Бу көнне алар ут төртүчеләр эзенә чыга алмадылар.

Тикшерү барышында гына 2 шикле ир-атны тоттылар. Берсе - 27 комплекста яшәүче 37 яшьлек ир-ат. Икенчесе Тукай районыннан. Анысына 45 яшь. Ир-атлар гаепләрен таныдылар. Поедъездга 5 литрлы бензин алып килүләре һәм икенче катта ут төртүләре турында сөйләделәр. 

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. 

 


Нет комментариев