Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

5 елда Чаллыда юллар ремонтлауга 9,7 млрд сум акча тотылды

Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр хуҗалыгы һәм тормышны тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вильданов хәбәр итте.

Соңгы 5 елда Чаллыда юллар ремонтлауга 9,7 млрд сум акча тотылды. 2025 елда бу максатларга 4,5 млрд сум акча бүлеп бирелде. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр хуҗалыгы һәм тормышны тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вильданов хәбәр итте. 
2025 елда Чаллы белән Тукай районын тоташтыручы Боровецк күпере, Яшьлек проспекты капиталь ремонтланды. Бу –  шәһәрнең 400, беренче КАМАЗ йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуга зур бүләк. 

«Күперне һәм проспектны реконструкцияләү нәтиҗәсендә куркынычсызлык һәм хәрәкәт уңайлыгы артты. Юллар киңәйде, заманча җәяүлеләр юллары, отбойниклар барлыкка  килде. Болар әлеге участокта юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә китерде», – диде Руслан Вильданов.

Моннан тыш, Орлов боҗрасыннан КАМАЗ проспектына кадәр Машинатөзүчеләр урамы, Магистральная, Орловский, маршал Жуков урамы капиталь ремонтланды. Эре объектлар белән бергә инфрастурктура проектлары да яңартылды: юл билгеләре, сәнәгать-коммуналь зоналарга, социаль әһәмияткә ия объектларга  керү юллары, шәхси сектордагы юллар да тәртипкә китерелде. «Прибрежный» бакчачылык ширкәтенә керү юлы капиталь ремонтланды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры ТР Рәисе юллар ремонт Юлларны капиталь ремонтлау