Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

54нче комплекста этләр өере песине ботарлап ташлаган

Йортта яшәүчеләр бер-бер хәл булмасын дип курка.

54нче комплекста яшәүчеләр этләр өереннән курка. Хайваннар йорт янына кич белән киләләр. Иртәнге якта да күренәләр. Бер төнне песине ботарлап ыргытканнар. Әлеге мизгел домофон видеокамерасына эләккән.

«Видеоязма буенча 8 эт санадым. Алар Җиңүнең 40 еллыгы проспекты артында урнашкан гаражлардан киләләр. Үзем анда барып охранниклар белән сөйләштем. Этләр бәйдә диләр. Әмма аларны атнага ике тапкыр җибәрәләр икән. Хайваннар исә комплексларга ризык эзләп киләләр. Йортта яшәүчеләр үзләре дә гаепле – урамга ашамлыклар чыгарып куялар. Аеруча олы яшьтәге әбиләр. Сөйләшеп тә карадым – аңламыйлар. Эт бер килгән җиргә кабат килә бит. Ач этләр кеше яши торган урыннарда йөрергә тиеш түгел. Ни генә булмас! Шәһәр администрациянә шалтыраттык. 8 тапкыр килүләре һәм 2 эт тотулары турында әйттеләр. Әмма хайваннар һаман йөри, ди йортта яшәүчеләр», – дип сөйләде ТОС рәисе Галина Кузнецова.

«Тулпар» базары артында, 52нче, 53нче комплексларда да гараж берләшмәләре бар. Анда да этләр бихисап. ТОС рәисе проблеманы хәл итү өчен шәһәр җитәкчелегенә гараж хуҗалары белән сөйләшү уздырырга сорый. Этләрен бәйдән ычкындырмасыннар иде, ди. 

Фото видеодан скриншот

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев