Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

55 яшьлек ир-ат үлеме өчен җитәкчегә 5 ел төрмә яный

Мәләкәстә булган фаҗигане тикшерү тәмамланды

Чаллы прокуратурасы Мәләкәс елгасында эшченең үлеме турындагы җинаять эшен судка юллады.

Прокуратура Биектау районының 45 яшьлек кешесенә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул РФ Җинаять кодексының 216 матдәсенең 2 нче өлеше (эш башкару вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү) буенча гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2025 елның 31 октябрендә гаепләнүче, эш башкаручы (прораб) буларак, Мәләкәс елгасының үзәнен чистарту буенча куркыныч төзелеш һәм җир эшләре башкаруга 55 яшьлек ир-атны кертә. Биремне үтәү барышында эшче идарә иткән йөзмә экскаватор су өстендә әйләнеп каплана һәм бата. Нәтиҗәдә, экскаватор машинисты һәлак була. Тикшерү барышында һәлак булган кешенең оешмада рәсми рәвештә эшкә урнашмаган булуы ачыклана. Гаепләнүче хезмәт законнары һәм хезмәтне саклау нормаларын үтәүне тәэмин итмәгән.

Расланган гаепләү карары шәһәр судына юлланды. Инкриминацияләнгән статьяның санкциясе максималь рәвештә 5 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура рт суда бату Прокурор ТР кеше үлеме Үлем- китем