Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

5нче шәһәр хастаханәсенең яңа бинасы нинди булачак?

Аның проектын күрсәттеләр.

Шәһәр советы сессиясендә яңа 5нче хастаханә бинасы проектын күрсәттеләр. Сессия ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. 

Кама күппрофильле хастаханә 6 катлы булачак. Аны Чулман проспектында төзиячәкләр. ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин әлеге хастаханәне шәһәрнең 400 еллыгына төзергә планлаштыруларын әйткән иде.

Бүгенге көндә 5нче хастаханә уңайлыклары булмаган бинада  Чаллы шәһәре һәм якын тирә районнардан елына  70 мең кешегә медицина ярдәме күрсәтә.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек саклау чир 5нче хастаханә