6 – 12 февральгә йолдызнамә
Кучкар. Тирә-яктагы кешеләрнең игътибары сезгә көч бирәчәк. Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә үз өстегезгә өстәмә профессиональ бурычлар йөкләмәгез. Якшәмбе көнне планлаштырылган эшегезне башкарыгыз.
Үгезбозау. Эштә уңыш көтә. Тоткарлыклар кәефегезне бозарга мөмкин –барысына да фәлсәфи яктан карагыз. Никадәр тыйнак булсагыз, проблемаларны чишү дә шулкадәр җиңел булыр. Якшәмбе көнне пассив ял итү яхшы.
Игезәкләр. Бу атнада мактау сүзләре сезнең башыгызны әйләндерергә мөмкин. Ләкин иң кызыгы, бу матур сүзләр барысы да дөреслеккә туры килә! Теләкләр үтәлә башлаячак, шуңа күрә аларны уйлаганда сак булыгыз. Ял көннәрендә күңел ачарга әзер булыгыз.
Кысла. Бу атнада юл кую һәм ихтыяр көче кебек сыйфатлар бәяләнәчәк. Дүшәмбе көнне карьера баскычыгызда алга китү мөмкинлеге бар. Көндәшләр йокламыйлар, сак булыгыз! Югалырга түгел, ә лаеклы җавап бирергә тырышыгыз. Ялларны актив уздырыгыз.
Арыслан. Бу атнада ерак сәяхәткә чыгып китүегез ихтимал. Яңа танышларга һәм аларның тәкъдимнәренә игътибар итегез. Чәршәмбе – яңа нәрсә өйрәнә башлау өчен яхшы көн. Пәнҗешәмбе хисләрегезне тыярга тырышыгыз. Якшәмбене гаиләгә багышлагыз.
Кыз. Кайнап торган энергиягез беркайчан да сүнми диярлек! Планнарыгыз чәршәмбе көнне үзгәрергә мөмкин. Тормышыгызда кирәкмәгән бар нәрсәдән котылырга кирәк. Шимбә көнне туганнарыгыз янына бару файдалы булыр.
Үлчәү. Бу атнада эштәге иң кечкенә үзгәрешләргә дә игътибарлы булыгыз. Сишәмбе көнне җитәкчеләр белән уртак телне җиңел табарсыз. Барлык мөһим сорауларны җомгага кадәр чишү яхшы. Ял көннәрендә теләгәнчә ял итегез һәм беркемне дә тыңламагыз.
Чаян. Бу атнада шәхси тормышыгызда уңай үзгәрешләр көтә. Очрашулар киләчәктә керем китерәчәк. Атна уртасында сезнең өчен рухи һәм әхлакый як аеруча мөһим булачак. Ял көннәрендә гаиләдәге каршылыкларны чишеп, гармония таба аласыз.
Укчы. Тәвәккәллегегез планнарны тормышка ашырырга ярдәм итәр. Тик үз көчеңә генә исәп тотарга кирәк. Тәҗрибәгезне иң якын һәм ышанычлы дуслар белән генә уртаклашыгыз. Шимбә көнне башкаларның киңәшләренә колак салыгыз.
Кәҗәмөгез. Карьера ясаучылар өчен яхшы атна. Сәяхәтләр һәм командировкалар яхшы узачак. Иң мөһиме – җитәкчеләр белән конфликтлардан сакланыгыз. Сак булыгыз, кешегә ышанып бетмәгез. Атна ахырында яхшы булмаган хәбәр көтә.
Сукояр. Бу атнада күп аралашырсыз һәм бик файдалы мәгълүмат алырсыз. Йолдызлар әйтүенчә, сез дөньяны яңача күрә аласыз. Гаилә һәм дуслар казанышларыгызны күреп тә бетерә алмаслар, мактау көтмәгез. Якшәмбе көнне алдану куркынычы зур.
Балыклар. Бу атнада эшегездә уңыш көтә. Шимбә көнне көчегезнең артуын сизәрсез. Мөмкинлектән файдаланыгыз һәм җыелган бөтен эшләрегезне башкарырга тырышыгыз. Ялларда туганнарыгыз янәшәсендә булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев