Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

60 яшьлек ир-ат мошенникларны 9 млн сумга баеткан

Ул счётчиклар куйдыртмакчы булган.

60 яшьлек Чаллы кешесе төрле юллар белән мошенникларга барлыгы 9 млн 200 мең сум акча күчергән. Бу сумманы үзе җыйган булган. 

Мессенджердан таныш булмаган номердан январь аенда ук шалтыраталар аңа. Шалтыратучы үзен «Энергосбыт» хезмәткәре итеп таныштыра, электр счётчикларын алмаштырырга кирәк, дип хәбәр итә. Әлеге хезмәт бушлай күрсәтелә, бары тик смс хәбәрдәге кодны әйтергә кирәк, бу чират номеры дип аңлаталар. Хәбәрдә үк әлеге кодны ятларга әйтмәскә дигән кисәтү була, әмма ир-ат моңа игътибар итми, шалтыратучыга җиткерә.

Берничә минуттан ир-атка тагын шалтыраталар. Аңа дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтын мошенниклар ачкан дип белдерәләр. Кичекмәстән Үзәк банкы белгеченең күрсәтмәләрен үтәргә кушалар. Янәсе, мошенниклар болай да счётыннан 980 мең сум акчасын салдырырга теләгәннәр. Ир-ат аферист сүзләренә ышана. Атна дәвамында счётларындагы акчаларны салдыра башлый. Бер өлешен курьерга тапшыра, күп өлешен – мошенникларга. 

Теләгенә ирешкәч мошенниклар элемтәгә чыкмый башлый. Алданган ир-ат шунда гына полициягә мөрәҗәгать итә. 

Курьерларның берсе – Казанда яшәүче 19 яшьлек егет булып чыга. Үз гаебен таный, ир-аттан курьер буларак 1 млн 800 сум алганын белдерә. Казан егете тагын берничә эпизодта гаепләнә. Ул шулай ук Саратов өлкәсендә яшәүчеләрне дә алдаган.  Әлеге җинаять өчен аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев