Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

60 меңнән артык чаллылылы "Үлемсез полк"ка кушылды

Чаллыда "Үлемсез полк" йөрешендә 60 меңнән артык кеше катнашты, дип хәбәр итә шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте. 15:00 сәгатьтә башланып киткән чарада шәһәрдәшләребез, Бөек Ватан сугышында Җиңүне якынайткан әби-бабаларының портретларын тотып, Хәсән Туфан проспекты буенча Яр буе паркы мәйданына таба юл тоттылар.

Әлеге чара автокалада инде 4 ел рәттән уздырыла. Күркәм гадәт буенча, полкның алгы сафында Чаллы хакиме Наил Мәһдиев үзе барды. Ул кулына әтисенең өлкән абыйсы портретын тоткан иде. "Кадерле кешебез Фуат Хәнифович 160нчы танк бригадасында, 352нче батальонда сержант булып хезмәт иткән. Ул 1942 елда 19 яшендә Воронеж өлкәсендә батырларча вафат булган. Аны һәм тагын 563 солдатны туганнар каберлегендә җирләгәннәр. Ул мәңгегә безнең күңеләрдә", - дип хис-тойгылары белән уртаклашты Чаллы хакиме.

Полк йөрешендә катнашучылар арасында кулларына икешәр һәм хәтта өчешәр фото тотучылар да бар иде. Аларның барысында шәһәрнең үзәк мәйданында тамашачылар, чиксез хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен белдереп, басып көчле алкышлар белән каршы алдылар.

Аннары чаллылыларга һәм шәһәребез кунакларына биредә театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. 10 меңнән артык укучының сугыш елларындагы күренешләрне аеруча зур осталык белән сәхнәләштерүе тамашачыларны дәһшәтле чор чынбарлыгына алып кереп киткәндәй булды. Шәһәр иҗат коллективлары тәкъдим иткән сугыш чоры җыр-биюләрен дә тамашачылар сөенеп кабул итте.

Гөлсәрия Хәлиуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев