Авыруларны нинди яңалыклар көтә?
2026 елның 1 июленнән Россиядә поликлиникаларга кабул итүгә язылуның яңа тәртибе гамәлгә керде. Яңа кагыйдәләр буенча планлы медицина ярдәменә язылу мөмкин кадәр цифрлы форматка күчерелә, ә регистратураларның эше яңача оештырыла.
Төп үзгәрешләрнең берсе – тар профильле белгечләргә эләгү өчен башта терапевт каравын узарга һәм аның юлламасын алырга кирәк була. Пациентлар өчен тагын бер яңалык – «акыллы» электрон чират системасы кертелә. Әгәр кирәкле вакытка буш урын булмаса, система чираттагы бушаган вакытны автомат рәвештә броньлап, бу хакта пациентның шәхси кабинетына хәбәр җибәрәчәк.
Медицина документларының күп өлеше электрон форматта алып бару хезмәт күрсәтүне тизләтергә мөмкинлек бирәчәк. Үзгәрешләр медицина учреждениеләренең эш тәртибенә дә кагыла. Кискен симптомнар белән мөрәҗәгать иткән пациентларны иртәнге сәгать 8дән кабул итәчәкләр.
Ә көндезге һәм кичке вакыт нигездә алдан язылган пациентларны планлы кабул итү өчен билгеләнәчәк. Белгечләр фикеренчә, әлеге яңалыклар пациентлар агымын нәтиҗәлерәк бүлергә, чиратларны киметергә һәм медицина ярдәменең сыйфатын күтәрергә ярдәм итәчәк.
Нет комментариев