Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

65нче комплекста тагын бер мәктәп булачак!

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Олимпийский» спорт комплексында капиталь ремонт эшләрен караганда журналистларның сорауларына да җавап бирде.

– 65нче комплекста тагын бер мәктәп булырмы? – дигән сорау яңгырады шәһәр башлыгына. 

– Була! Хәзерге вакытта әзерлек эшләре бара. Объектны 2024 елның 1 сентябрендә файдалануга тапшырырга планлаштырабыз. Ул 1224 укучы өчен каралган.  65нче микрорайондагы 42нче мәктәптә балалар күп. Тагын бер белем йорты төзеп чыкмасак, алар 3 сменада укырга тиеш була. Алай эшләмибез дә, эшләмиячәкбез дә! Балалар – безнең бәхетебез. Ул тагы да тулы булсын өчен бу микрорайон өчен мәктәп кирәк, – дип аңлатты Наил Гамбәрович.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев