7 меңнән артык кеше бушлай яңа һөнәр үзләштерә ала
Бу мөмкинлектән кемнәр файдалана ала?
Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында һөнәри белем бирү программаларын тормышка ашыру дәвам итә. 2026 елда 7 600 кеше яңа һөнәр үзләштереп яңа эшкә урнаша ала.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, машина йөртүче, медицина ярдәме, программа буенча станокларда эшләү, ясалма фәһем өлкәсендәге белгечлекләр һәм башка һөнәрләргә укырга мөмкин.
1477 кеше укый башлаган, ә 184 кеше курсларны уңышлы тәмамлап эшкә урнашкан.
Бу мөмкинлектән пенсионерлар, балалы хатын-кызлар, инвалидлар, СВО ветераннары, эшсезләр һәм 35 яшькә кадәрге яшьләр файдалана ала. Алар «Россия эше» порталында тәкъдим ителгән 73 белем бирү программасының берсен сайлый ала. Сүз уңаеннан аларның бишесе бары тик махсус операция катнашучылары өчен генә.
Укыту көндезге формада да, дистанцион да үткәрелә. Курслар 72 сәгатьтән 6 айга кадәр дәвам итә. Программаны уңышлы тәмамлаучылар рәсми документ ала.
Программада катнашу өчен «Россия эше» порталы аша гариза бирергә, мәшгульлек үзәгендә һөнәри ориентация узарга һәм укудан соң эшкә урнашу турында килешү төзергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев