7 яшьлек бала өстенә бетон койма төшеп үлгән
Яңалыклар тасмасы

7 яшьлек бала өстенә бетон койма төшеп үлгән

25 июльдә Бөгелмәдә җиде яшьлек кызның өстенә бетон койма төшә. Алган җәрәхәтләрдән бала урында ук вафат була.

Әлеге хәлгә «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Татарстан Тикшерү комитеты матбугат хезмәте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бала дуслары белән ташландык ремонт-механика заводы территориясендә уйнаган. Койманың бер өлеше кыз баланың өстенә төшкән.

Бергә уйнаган балалар олыларны чакырганнар, алар полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен чакыртканнар. Кызганыч, медицина хезмәткәрләре килгәнче, бала үлгән була.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев