Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

70 кешене «пропискага» керткән

Чаллыда яшәүче чит ил гражданнарын ялган теркәүдә шикләнелә

"Комсомольский" полиция бүлегенә Сидоровка бистәсендәге бер фатирда чит ил гражданнарын законсыз теркәү турында оператив мәгълүмат килеп ирешә. Үткәрелгән тикшерү барышында әлеге мәгълүмат расланды. Ачыкланганча,  Чаллыда яшәүче 41 яшьлек хатын-кыз чит ил кешеләрен фиктив рәвештә үз фатирында теркәгән, моның өчен акча алып торган. Теркәлгән кешеләр фатирда яшәмәгән. Хезмәт күрсәткән өчен хатын-кыз, теркәлү бирү вакытына карап, һәр кешедән 2000 сумнан 3000 сумга кадәр акча алган. Бер ел эчендә клиентлар саны 70кә җиткән.

РФ Җинаять кодексының 322.1 маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча "Россия Федерациясендә торак бинада чит ил гражданын яки гражданлыгы булмаган затны фиктив теркәү” өчен җинаять эше кузгатылган.  Әлеге хатын-кызны өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев