Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

71 ишегалдына – 1 млрд 700 млн сум

«Теләкләр финанс мөмкинлекләреннән чыгып тормышка ашырылсын», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә.

Быел Татарстан Рәисе тәкъдиме белән гамәлгә ашырылган «Безнең ишегалды» программасы кысаларында Чаллыда 71 ишегалды тәртипкә китерелә. Ишегалларында юлларны ремонтлау 61 процентка, яктырту эшләре 58 процентка тәмамланган. Кече архитектура формаларының 28 проценты урнаштырылган. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев 2025 елда ремонтланасы ишегаллары буенча очрашуларга халыкны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә кирәклеген искәртте.

«Тәкъдимнәрен әйтсеннәр, нинди эшләр башкарылачагын белеп торсыннар. Үз округлары буенча шәһәр Советы депутатларын да очрашуларга чакырыгыз. Кешеләрнең фикерен тыңлагыз. Бездән – акча һәм эш, ремонт схемасы шунда яшәүче кешеләрдән булырга тиеш. Тик теләкләр финанс мөмкинлекләреннән чыгып тормышка ашырылсын», – диде шәһәр мэры дүшәмбе киңәшмәсендә.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры «Наш двор»