Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

8 яшьлек Чаллы скрипкачысы бер миллион сум акча белән бүләкләнде

Лука Моромов Гран-при иясе булды.

Чаллы малае Лука Моромов кичә федераль каналда чыгыш ясады. Ул «Синяя птица» бәйгесенең Гран-при бүләгенә лаек булды. Аны бәйгенең статуэткасы һәм бер миллин сум акча белән бүләкләделәр.

Танылган музыкант  Юрий Башмет Лука Моромовка кәрзингә салып песи баласы бирде. Сөенече эченә сыймаган бала, хайванны алганда скрипканы Юрий Башметка биреп торды. "Сез аны төшереп җибәрмисезме?» – дип борчылды. 

«Синяя птица» бәйгесендә җиңгән Лука 5 яшеннән музыка белән шөгыльләнә. Скрипкада уйный. Аның остазы – Камера оркестры сәнгать җитәкчесе Игорь Лерман. 

Луканы зур җиңүе белән котлыйбыз. Шундый талантлы бала тәрбияләп үстергән әти-әнисенә, укытучыларына рәхмәт. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы Гран-При миллионер