Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

8 сентябрьдә үтәчәк сайлауларда машина оту өчен нишләргә кирәк?

Бәйгедә катнашу шартлары бик гади.

8 сентябрьдә сайлау участокларына тавыш бирергә килгән Татарстан һәм шул исәптән Чаллы халкын «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз» фотобәйгесендә катнашырга чакыралар. Бәйге «ВКонтакте» социаль челтәрендә узачак. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак, төп приз – автомобиль.

Бәйгедә катнашу шартлары бик гади. Моның өчен сайлау участогында фотога төшәргә һәм аларны «Все семьей на выборы», «Татарстан, алга» хештеглары белән социаль челтәргә урнаштырырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, VII Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев