Чаллыдан 81 яшьлек әби штанга күтәрү ярышында җиңде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан 81 яшьлек әби штанга күтәрү ярышында җиңде

Ярышлар Ижау каласында үтте

81 яшьлек Нәзимә Закирова Ижауда үткән "Ижсталь" турнирында катнашты. Шәһәрдәшебез анда  25 кг авырлыктагы штанга күтәреп ("80+" номинациясендә), җиңүче дип танылды. Барлыгы ул әлеге ярышлардан 2 медаль, 2 диплом һәм кубок алып кайтты. Моннан тыш талантлы Нәзимә Гумеровна турнирның тантаналы өлешендә чыгыш ясады.

Моңа кадәр Нәзимә Закирова самолетта очкан иде. Бу хакта биредә укый аласыз.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев