9 айда – 67 миллиард
Бу узган елга караганда күбрәк.
Агымдагы елның 9 аенда төрле бюджетларга 67 млрд сум акча кергән. Бу 2023 елга караганда 7 процентка, ягъни 4 млрд сумга артыграк. Федераль бюджет – 34 млрд, республика бюджеты – 26 млрд, шәһәр казнасы – 7 млрд сумга тулыланган.
Физик затларның керемнәренә салым 5,6 млрд сум тәшкил иткән. Бу 2023 елга караганда 1 млрд сумга күбрәк. Үсешнең төп күрсәткече – шәһәрдә хезмәт хакы арта, икътисад та кыенлыкларга карамастан үсештә.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев салымнарны вакытында һәм тулы күләмдә түләтү буенча максатчан эш алып барырга кирәклеген искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев