Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

95ле ягулык урынына 92лене салырга ярыймы?

Соңгы вакытлардагы бензин кытлыгы күп машина йөртүчеләрне борчый.

Кешеләр бу катлаулы хәлдән чыгу юлларын эзли. Шул уңайдан кайберәүләр кыйммәтлерәк 95нче бензин урынына машинасына 92нче бензин салу мөмкинлеген карый. Тик бу автомобиль, аеруча аның двигателе өчен зыянлы түгелме? Бу хакта Казан федераль университетынын Чаллыдагы филиалы автомобильләр кафедрасы доценты, техник фәннәр кандидаты Дамир Нуретдиновтан сорадык.
Хәзерге заман машиналарының күпчелегендә двигатель кимендә 95ле бензинга исәпләнгән. Уртача алганда, 95ле бензин 92легә караганда 8-10 процентка кыйбатрак. Бәлки 95ле урынына 92лене салу да җитәдер, дигән сорау бик күпләрдә туа. Аннан соң, җәй айларында күп кеше үз машинасы белән ял итәргә китә. Юлдагы ягулык салу станцияләрендә сиңа кирәкле 95ле бензинның булмавы да мөмкин бит. 
92ле бензин 95ледән октан саны белән аерыла. Әгәр дә җитештерүче 95ле бензин салуны тәкъдим итә икән, бу тиккә түгел. Югары октанлы ягулык куллану двигательнең кысу дәрәҗәсе белән бәйле. Соңгы елларда чыгарылган машиналардагы бензинда эшләүче двигательләр зур кысу дәрәҗәсенә ия (14кә кадәр), элегрәк чыккан машиналарда бу сан 10 тирәсе. Кысу дәрәҗәсен арттыру двигательнең эффективлыгын һәм файдалы гамәл коэффициентын арттыра. Ләкин бу двигательләрне куллануга таләпләр дә катгыйрак.
Зур кысу дәрәҗәсенә ия булган форсирланган яки турбинасы булган машиналар чыннан да 95ле бензин салуны таләп итә. Бу машиналарда җитештерүче тәкъдим иткәннән азрак октан санлы бензин куллану шартлап януга (детонациягә) китерә, шул сәбәпле газ бүлү механизмының, пешкәк төркеме детальләренең әкренләп сафтан чыгуы, приборлар панелендә «Двигательне тикшерегез» дигән язу чыгуы көтелә. Әмма барлык машиналарда да бу ватылулар кисәк чыга дигән сүз түгел. Азрак октан санлы бензин салып берничә ел йөргәннән соң двигатель зур чыгымнар сораучы ремонт таләп итәргә мөмкин. 
Юлдагы ягулык салу станциясендә 95ле бензин булмаган очракта, барып җитү өчен 92ле бензин өстәргә мөмкин, әмма иң беренче мөмкинчелек килеп чыгуга ук җитештерүче тәкъдим иткән октан санлы бензинны салырга кирәк.
Акчаны янга калдыруның башка юлларын да эзли кеше. Хәзер кайбер машина йөртүчеләр ягулык багына химик препаратлар өстәп 92ле бензиннан җиңел генә 95ле бензин ясап була дип уйлый. Интернет-сайтларда октан санын күтәрүче кушылмалар (присадкалар) сатыла. Халыкта бу кушылмаларны куллануга кагылышлы бәхәсләр бара. Бу ысул белән бензинның октан санын күтәрү һәм бу кушылмаларның двигатель ышанычлыгына тәэсире фәнни яктан тиешле дәрәҗәдә тикшерелмәгән һәм исбатланмаган. Бер яктан бу ысул ягулыкка акчаны киметергә булышса, икенче яктан кушылмаларда булган химик компонентлар тәэсирендә яндыру шәмнәренең хезмәт итү вакыты кимү, эшкәртелгән газларны чистарту системасы сафтан чыгу куркынычы бар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бензин бәя акча арту азс