Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Адымнар-Чаллы» гимназиясе республикакүләм фестивальдә җиңү яулады

Бәйгегә алар 2 ай әзерләнде.

20 ноябрь көнне Казанда "Безнең заман" республикакүләм телевизион фестиваленең суперфиналы узды. Ул быел 11 тапкыр үткәрелә. Чарада зона бәйгеләрен үткән иң-иңнәрнең 40тан артык чыгышы тәкъдим ителде. Чаллыдан  "КАМАЗ" АҖ, "Ремдизель" АҖ, "Адымнар-Чаллы" полилингваль гимназия"се һәм Яр Чаллы ТЭЦында эшләүче яшьләрдән тупланган иҗат коллективлары катнашты.

Нәтиҗәләр буенча "КАМАЗ" АҖ командалар чыгышында 2 призлы урын яулады. "Ремдизель" АҖдан Эмиль Вафин "Хореография" номинациясендә 1 урынга лаек дип табылды. Әлеге номинациядә "Адымнар-Чаллы" иҗат коллективы да почетлы 3 урынны яулады.


"Иҗат коллективында барысы да укытучыларыбыз. Бәйгегә 2 ай дәвамында әзерләнделәр. Аларны диплом, медаль белән һәм акчалата бүләкләделәр,"- дип уртаклашты "Адымнар-Чаллы" гимназиясенең директор киңәшчесе Алисә Касумова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев