Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Агамы, акмыймы?

Редакциягә ЗЯБ бистәсенең 18/73 йортының 7нче подъездында яшәүчеләр шалтыратты. Аларны түбәдәге яңгыр торбасыннан су агу борчый. Кичә көне буе яуган яңгырдан алар ничек сакланырга белмәгән. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен урында хәбәрчебез булып кайтты.

– Бу хәл гел кабатлана. Көзен дә су агып, подъезд эче суга тулды. Яз тагын шул хәл. Бер атна эчендә ике тапкыр су басты подъездны. Кичә көне буе яңгыр яуды, беренче катка кадәр юеш үтте. Югыйсә, ремонт та күптән түгел булды. Идарә итүче компаниясенә берничә тапкыр мөрәҗәгать иттек, тик мәсьәлә һаман да хәл ителми. Биредә электр щитлары бар, аларга су үтеп, бәла чыкса? – дип зарлана фатир хуҗалары.  
18/73 йортына капиталь ремонт 2018 елда ясалган. «Жилкомсервис» идарә итүче компаниясенең «19нчы торак-эксплуатация участогы»ның эксплуатация буенча белгеч Мария Танабаева сүзләре буенча,  әлеге йортның түбәсе капиталь ремонтланган, яңгыр торбалары тулысынча алышынган.
– Фатир хуҗаларыннан заявка алу белән, 7нче подъездга киттем. Кичә көне буе яңгыр яуды. Подъезд эче коры иде, бернинди су тамчысын да күрмәдем, торбадан су таммый. Шулай да, канализация торбасына профилактик чистарту һәм герметизация ясадык, – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев