Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәй көне инсульт белән авыручылар арта

Чаллыда баш миен саклау атналыгы бара.

Белгечләр әйтүенчә, яз-җәй инсульт белән авыручлар саны арта. Бу бакча сезоны башлану белән бәйле. Чөнки «риск» төркеменә кергән өлкән яшьтәге кешеләр кояшта иелеп эшлиләр, нәтиҗәдә кан басымы күтәрелә. Бу инсульт китереп чыгарырга да мөмкин.

Бүгенге көндә 5нче хастаханәнең йөрәк-кан тамырлары бүлегендә 50 кеше дәвалана. Аның иң яше – 44 яшьлек хатын-кыз. Иң өлкәне 94 яшьлек ир. 

«Кояшта чама хисен белеп кенә эшләргә кирәк. Иң дөресе –  көн кызуында бакчада эшләмәү. Инсульт үзеннән- үзе килеп чыкмый. Башта ишемик атака була. Баш миендә кан әйләнеше бозылу нәтиҗәсендә неврологик система тиешенчә эшләми. Баш авырту, косасы килү, хәлсезлек, кул-аяклар ою берничә сәгать эчендә юкка чыга. Шуңа күрә кешеләр табибка мөрәҗәгать итмиләр. Авыртуны аяк өсте генә үткәрәләр һәм ялгышалар. Бу – бик җитди чир, ул баш миенең кислород кытлыгы кичерүен аңлата. Димәк кеше микроинсульт кичергән. Вакытында тиешенчә дәваланмасаң микроинсульт инсультка китерергә, шулай ук тромб өзелергә  дә мөмкин», – ди 5нче хастаханәнең йөрәк-кан тамырлары авырулары үзәге мөдире Ходжиакбар Сапаров.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек