Аякларындагы тромбларны баллон ярдәмендә алдылар
БСМП табиблары тромбоэмболия диагнозын яңача дәвалый.
БСМП табиблары кан тамырлары тромбозы диагнозлы ир-ат гомерен саклап калды. Баллонлы катетер ярдәмендә оешкан канын алуга ирештеләр.
45 яшькә кадәр шәһәрдәшебез актив яшәү рәвеше алып барган. Иртән йөгергән. Әмма соңгы вакытта аяклары авырта башлаган, шешенгән. Шулай да табибларга күренергә ашыкмаган. Хәле начарлана, тыны кысыла башлагач кына улы ашыгыч ярдәм чакырткан. Хастаханәдә генә ул 20 ел буе тромбоэмболия диагнозы белән йөргәнен аңлаган. Бу аякларның тирән кан тамырларында кан оеша дигәннне аңлата. Вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, кеше гомере өзелергә мөмкин.
«Мондый диагнозлы пациентларга билгеле бер дәвалау курсы кулланыла иде. Тромбларны махсус препаратлар белән эретәләр иде. Әмма мондый дәвалау ысулы бөтен кешегә дә килешеп бетми. Хәзер башка чаралар кулланабыз. Оешкан канны катетер ярдәмендә алабыз. Аны башкача баллонлы ангиопластика яки эндоваскуляр тромбоаспирация дип атыйлар», – ди кардиореанимация бүлеге мөдире Евгений Думаньян.
Катетерны бот өлешеннән үткәреп оешкан канны баллон давлениесе белән тараталар. Калганнарын суыртып алалар. Бу тиз арада кан йөрешен әйбәтли. БСМП соңгы вакытта шул методиканы еш куллана. Операция уздыру өчен яңадан-яңа медицина җиһазлары да барлыкка килеп тора, ди хастаханәнең диагностика һәм дәвалау буенча рентгенхирургия бүлеге мөдире Булат Заһидуллин.
Владимир Герасимов хәзер үзен яхшы хис итә. Аяклары да җиңеләеп калган. Сулыш алуы да күпкә яхшырак, ди табиблар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев