Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Айдар Фәйзерахманов юбилеенда Салаватка транспорт бүләк итте

Ә үзенә нәрсә бирделәр?

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Айдар Фәйзрахмановның «Имеш, 70-кә дә җитмеш...» дип исемләнгән юбилей концерты  булды. 

Айдар Фәйзерахманов тамашачыларына халкыбызның мәдәни мирасы булырлык җырларын, Салават Фәтхетдиновка транспорт бүләк итте.

«Элегрәк Салават миңа үзенә бүләк ителгән «Ока» машинасы  биргән иде. Мин аңа гаиләмне, кызларымны утыртып Арчага, Шөгергә йөрдем.  Ул минем тормышымны җиңеләйтте. Хәзер инде үземнең Салаватка бүләк бирер вакытым җитте. «Ока» машинасын тапмадым. Шуңа күрә Салаватның оныгы Дамирга мотоцикл бүләк итәргә булдым», – диде ул. 

Айдар Фәйзерахманов үзе ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән милли сәнгатьне үстерүдә зур казанышлары, күп еллык эшчәнлеге, мәдәнияткә керткән зур өлеше, олы хезмәте өчен  «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. 

Фото видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Айдар Фәйзерахманов Салават Фәтхетдинов