Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Айгөл Әхмәтгалиева Хәния Фәрхи турында пьеса язармы?

Бүген язучы, драматург, журналист Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиеваның туган көне.

Танылган каләм иясе 1973 елның 27 ноябрендә  Актаныш районының Иске Сәфәр авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә.

Шәһәрдәшебез «Белем.ру» рейтингы буенча бүгенге көн татар әдәбиятында иң популяр автор булып санала. Зур юбилее уңаеннан "Шәһри Чаллы" журналисты Зәлфия Галим язучы белән очрашып гамьле әңгәмә корды. Аның иҗатының үзенчәлекләре, гаиләсе, киләчәккә планнары белән танышты. Игътибарыгызга әлеге язмадан кечкенә генә өзек тәкъдим итәбез.

– Синең «Хәния» дигән китабыңны халык яратты. Берничә тапкыр бастырып, сатып бетердең. Пьеса язарга уйламыйсыңмы?
– Хәния Фәрхи – ул феномен. Аның энергетикасын кабатлый ала торган шәхес булмаячак. Концертларда аның җырларын җырлыйлар бит, экранда Хәния Фәрхи күренсә, тамашачылар бөтенләй башкача кул чаба. Җырны башкару да җир белән күк арасы. Шуңа да сәхнәдә башка Хәния була алмаячак.
 

Әлеге әңгәмне тулысынча газетабызның 1 декабрь санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак коммуналь хуҗалык