Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар: «Биредә үзенчәлекле мохит»

«Килеп исәнләшәләр, күчтәнәчләр алып киләләр, өеп-өеп теләкләр әйтәләр, шулкадәр рәхәт»

Айгөл белән Ришат Шәйхетдиновлар элеккеге «Пятачок»лар турында яхшы белә. Бу чара турында аларны зур сәхнәгә чыгарган остазлары, танылган композитор Ринат Гобәйдуллин еш сөйли торган булган. Ул «Пятачок»та үзе дә актив катнашкан, талантлар да «тапкан». Инде менә Чаллының иң матур җырчы пары – Шәйхетдиновлар «Шәһри Чаллы»  яңарткан «Пятачок»та чыгыш ясый. Тамашачы аларны бик җылы каршы алды – кушылып җырлады, биеде, дәррәү алкышлады. 

Җырчы пардан кәефләре, тамашачы турында сорыйм. Алар Чаллы тамашачысының болай да бик хисле, җан атып карый торган, игътибарлы икәнен, шулай да биредәге атмосфераның үзенчәлекле булуын әйтә.
– Монда шуларның каймагы җыелган. Чөнки бирегә КАМАЗ төзелгән вакыттагы шәһәрдәшләр килгән. Алар бер-берсе белән туганлашып беткән. Аннары алар Чаллыга килгән җырчыларны үзләре үстерә бит. Шуңа сәхнәдә туганнарың каршына чыккан кебек. Килеп исәнләшәләр, күчтәнәчләр алып киләләр, өеп-өеп теләкләр әйтәләр, шулкадәр рәхәт, – диләр.

Айгөл үзенә дә, Ришатка да зәвыклы сәхнә киемнәрен сайлавы белән аерылып тора. «Пятачок» тамашачысы өчен ул ялтыравык итәк белән модалы кара пиджак кигән иде.
– Бер генә күлмәктән йөрү минем холкыма туры килми (көлә). Бу юлы яңа алган пиджагымны кидем. Итәгем бар иде, корсет өстәдем дә – менә сиңа яңа образ. Ошаттылар шикелле, – диде Айгөл.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев